1 / 23

Җырга , моңга гашыйклар яши синдә КАЕНСАР

Җырга , моңга гашыйклар яши синдә КАЕНСАР. Каенсар авыл тарихы. Я ң а с а л а у т л а р ы Авылдашыбыз Хаҗи ага Фәтхуллин сүзләре һәм көе. Ераклардан балкып тора Яңасала утлары. Хезмәт көне дәртле уза,

vilina
Télécharger la présentation

Җырга , моңга гашыйклар яши синдә КАЕНСАР

An Image/Link below is provided (as is) to download presentation Download Policy: Content on the Website is provided to you AS IS for your information and personal use and may not be sold / licensed / shared on other websites without getting consent from its author. Content is provided to you AS IS for your information and personal use only. Download presentation by click this link. While downloading, if for some reason you are not able to download a presentation, the publisher may have deleted the file from their server. During download, if you can't get a presentation, the file might be deleted by the publisher.

E N D

Presentation Transcript


  1. Җырга , моңга гашыйклар яши синдә КАЕНСАР Каенсар авыл тарихы

  2. Я ң а с а л а у т л а р ы Авылдашыбыз Хаҗи ага Фәтхуллин сүзләре һәм көе • Ераклардан балкып тора • Яңасала утлары. • Хезмәт көне дәртле уза, • Сәгате , минутлары. • Туган авыл ямьле минем: • Болыннары, сулары. • Тирә – яклар – яшел урман, • Сагындыра шулары. • Гөл –чәчәкле үзәннәре, • Мул уңышлы кырлары. • Иртә – кичен моң агыла- • “Җидегән чишмә” җырлары. • Бик еракта җемелдиләр • Яңасала утлары. • Вакытып үтеп нигә килә, • Аерылу минутлары.

  3. Яңасала илебезгә атаклы кешеләр бүләк иткән авылларның берсе Татарстан Республикасының халык язучысы Гомәр Бәшир улы Бәширов (1901- 1999) Үзешчән композитор, музыкант, дирижерХаҗи ага Фәтхуллин (1935- 2012) Рәсәй Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Можга татарларының милли – мәдәни автономиясе җитәкчесе, язучы- композитор Илгиз Ханиф улы Кадыйров (1939-2011)

  4. Яңасла авыл җирлеге • Яңасала авыл җирлегенә ике авыл керә : • Каенсар – 55 хуҗалык, • Яңасала -150 хуҗалык,

  5. Депутаталар белән очрашу

  6. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә депутатлар даими халык белән очраша.

  7. Хәзерге Каенсар авылы урнашкан урыннар-урман буеннан Яңасала уңаендагы тау башларына кадәр урман, тирә-юньнәре каенлык булган. Бары тик су буеннан өстәрәк бер аланлыгы гына булган. • “1550 еллар тирәсендә бу яклардан Иван Грозный уза икән, кешеләрне христиан диненә өндәп ,чукындырып йөри икән” – дигән сүзләр ишетелгән. • Муллаларга, татар мөселман кешеләренә бу сүзләр бик куркыныч тоелган. • Чукыну сүзен ишеткәч, халыкта кая да булса яшеренергә, качарга дигән уй туа һәм алар “Норма елгасы” буйлап качалар. Норма елгасы бер якка кереп китә, ә кешеләр турыга елга буйлап шактый китәләр һәм уң яктагы коры елга буылап барып, түргә кереп тукталалар. Шунда җир казып , үзләренә тору өчен “землянка” ясыйлар. 6-7 гаилә шунда кыш чыгалар. (Алар арасында 3 мулла гаиләсе дә була). Бу урынны “Кышлау” елгасы дип атыйлар.

  8. Хәзерге вакытта бу урын тигезләнгән, имән агачлары, каеннар үсеп чыккан.

  9. “Кышлау” е л г а с ы • Хәвеф-хәтерләр узгач, хәзерге Каенсар урнашкан урында, каенлык аланлыгы әйләнәләрендәге, суга якынрак урыннардагы урманнарны кисә, төпли башлыйлар, йортлар салырга урын хәзерлиләр. Иң беренче елга кырына Хуснутдинов Касыймнар хуҗалыгының түбән уңаена беренче йортны салып куялар. Әкрен- әкрен йортлар салып, “Кышлау”дан шушы урынга күчә башлыйлар. Муллалардан - Мәүләки дигәне монда кала, калган икесе берсе Бирәзә ягына, берсе Курса Почмак ягына китеп бара. • Иң беренче урнашкан урыннары каенлык аланлыгы булганга, авылга “Каенсар” диеп исем биргәннәр.

  10. Тау башына салынгандыр безнең авыл,Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

  11. “Йәлкеч” е л г а с ы

  12. Тарих битләреннән • Хәзерге Каенсар биясенең югары янында Яфимов дигән урыс торган. Аның коесы булган, Каенсар халкы шыл коедан су ала торган булганнар. Бу елга да шуның исеме белән “Йәлкеч” елгасы диеп исем биргәннәр. • Бүгенге көндә “Йәлкеч” елгасын Казаннан килгән Янышев Илдус Әхтәм улы эшмәкәр сатып алып авыл туризмы буенча ял итү урыны ачып җибәрде. Ял итүчеләрне үзенең чиста продукциясе белән тәэмин итеп тора. “Каенсар” экологик чиста үзәкнең үз хуҗалыгы бар: сөт, катык, каймак, ит, йомырка белән үз- үзен тәэмин итеп тора.

  13. Айван авылы белән Каенсар арасында Норма елгасына таба, бер коры елга төшеп китә. Бу урында да урманлык булган. Елга башында тигез аланлыгы булган. Байлар монда өйрәтелгән аю биетә торган булганнар. Аны карарга бик күп халык җыела торган булган. Шуннан бу елга да “Аю елгасы” диеп йөртелә башлаган.

  14. Колхозлар төзелә башлап, җирләр алына башлый. Каенсар халкы да күбрәк җир алу өчен, тәм-томнар төяп, каклаган казлар, чиреге белән баллар биреп, Яруллин Нәҗип дигән кешенең бабасын Чәйке дигән кешене елга буйлап җибәрәләр. Елга буйлап бара торгач, елганың бер кушылдыгында туктап землемерга дигән күчтәнәчләрне ашап-эчеп бетерә һәм эче китеп, авырта һәм шунда йоклап китә. Билгеләнгән урынга барып җитә алмый, ул уянганда землемер Каенсарга якынлашкан була һәм бу якка җир дә әз кала. • Биргән күчтәнәчләрне ашаганы өчен, бабайга Чәйке карак диеп кушамат тагыла. Ә елгага “тычкак ” елгасы диеп исем кушыла.

  15. Колхозлар төзелә башлагач колхозга “Кызыл Каенсар” диеп исем кушалар. • Правлениесе бер байдан калган йорт була. Аның да бер башына күңел ачу өчен клуб ясыйлар. Колхозның сыер, сарык, куян, тавык фермалары була. • Ә авылда бер башлангыч мәктәп, мәчет, кибет, аерым сельпосы була. • Колхозлар берләшә башлагач, 1958 елда”Кызыл Каенсар” колхозы Яңасала белән берләшеп, “Вахитов”исемендәге колхоз булып йөртелә башлый. Ә 1995 елның март аеннан “Яңасала” күмәк хуҗалыгы булып үзгәртелә.

  16. Кунакларны каршы алу Каенсаравылындаизгебәйрәм 18 сентябрь 2010 ел Дулкынландыргыч мизгелләр

  17. Авылым өстендә азан авазы мәңге тынмасын!

  18. Мәчеттә корбан бәйрәме

  19. Каенсар башлангыч мәктәбе Һәр туар таң, бәхет китерсен!

  20. Һәр бер бәйрәм һәм кичә зурлап үтә шул бездә

  21. Каенсар авыл клубы

  22. Каенсар”Ак каен” гаилә балалар бакчасы

More Related