1 / 44

Дәресләр өчен ярдәмче материал

Дәресләр өчен ярдәмче материал. Компьютер

aldis
Télécharger la présentation

Дәресләр өчен ярдәмче материал

An Image/Link below is provided (as is) to download presentation Download Policy: Content on the Website is provided to you AS IS for your information and personal use and may not be sold / licensed / shared on other websites without getting consent from its author. Content is provided to you AS IS for your information and personal use only. Download presentation by click this link. While downloading, if for some reason you are not able to download a presentation, the publisher may have deleted the file from their server. During download, if you can't get a presentation, the file might be deleted by the publisher.

E N D

Presentation Transcript


  1. Дәресләр өчен ярдәмче материал

  2. Компьютер Компьютер — ул бик күп җиһазлар җыелмасы. Автомобиль тиз һәм яхшы йөрсен өчен ни кирәк? Дөрес, бик күп нәрсәләр: көпчәкләрендә һава булсын, моторы эшләсен, бензины сыйфатлы булсын һ. б. Компьютер да шулай ук. Һәр җиһаз үз эшен башкара. Иң мөһиме — алар үзара яраштырылган булырга тиеш. Бу ни дигән сүз? Әйтик, мондый мисал. Трактор пычракта яхшы йөри, әмма аның көпчәкләрен «Жигули»га алып куйсак, машинабыз ерак китә алмаячак. «Жигули»ның моторын тракторга куйсаң да, ул җиңел машина кебек чаба алмас. Компьютерда да нәкъ шулай. Җиһазлар системасында бер элемент дөрес куелмаса яки начар эшләсә, компьютер яхшы эшләр димә. Җиһазларның иң мөһимнәре система блогында урнашкан. Күз алдына китерү өчен: система блогы — компьютерның шакмаклы ябык әрҗә формасындагы бер өлеше. Ул вертикаль дә, горизонталь дә була. Аңа монитор, клавиатура, тычкан, колонкалар, принтер, сканер һ. б. тоташа. Кайберәүләр компьютерны аның мониторына карап бәяли. Имеш, экраны зуррак, тартмасы матуррак булган саен, ул да «текәрәк». Бу дөрес түгел! Компьютерның тизлеген, «башлылыгын» билгеләүче җиһазлар аның система блогында урнашкан. Аны компьютерның мие дисәң дә була. Система блогы

  3. Система блогы Әлегәчә оргтехника базарында виртуаль «миләр» җитештерүче ике зур фирма конку-рентлык итә: AMD һәм Intel. Беренчеләре — Athlon һәм Duron, икенчеләре Celeron һәм Pentium үзәк процессорлары белән таныш, процессорны сайлаганда, аның эшләү ешлыгына игътибар итәргә кирәк. Хәзер, гадәттә, 2400—3200 МГц (мегагерц) ешлыклы компьютер “миләре” кулланыла. Бу сан югарырак булган саен, санау операцияләре дә шулкадәр тизрәк башкарылачак. Процессорның төрләре бик күп булганлыктан, бәяләре дә төрлечә. Ул шулай ук компьютерның яхшы эшләвен тәэмин итүче бер җиһаз. Оператив хәтер җитмәсә, компьютер еш кына «эленеп» һәрвакыт яңадан кабызуны таләп итә. Бугенге көндә иң күп таралганы- 512 Mb, 1, 2 Gb. Аны бүтәнчә каты диск (жесткий диск) дип тә атыйлар. Бу — сезнең компьютерыгызның сандыгы. Реферат, яраткан җыр, кино-фильм, иптәшегезнең фотосурәте, төрле уеннар — болар барысы да компьютерда билгеле бер урынны алып торалар. Алар винчестер хәтеренә языла. Әмма сандыкның тулуы да бар бит! Шуңа күрә винчестерны сайлаганда, иң элек аның күләменә игътибар итегез. Хәзерге көндә ….250,500,1000,2000 Gb (гигабайт)күләмле каты дисклар киң кулланыла. Аларга бик күп мәгълүмат сыя. Әйтик, 20 гигабайтлыга якынча 2 миллион битле текст кереп бетә ала. Бу бит үзе бер китапханә! Ә 250 гигабайтка? Үзегез санап карагыз. Дөрес, музыка, фильмнар, яхшы сыйфатлы фотолар күләме күпкә зуррак. Димәк, алар винчестерда зур урын ала.

  4. Видеокарта Система блогында барган процессларны мониторга җибәреп, безгә аларны карарга ярдәм итә ул. Хәзерге базарда видеокарта сатучы ике зур көндәш бар — ATI һәм NVIDIA фирмалары. Иң кыйммәтлеләрен, гадәттә, катлаулы график уеннар яратучылар, төсләр белән эшләүче дизайнерлар, рәссамнар ала. Башкаларга гадирәкләре дә ярый. Монитор Инде система блогыннан тыш урнашкан җиһазларга күчик. Блокка тоташкан иң зур җиһаз — монитор. Беренче карашка ул телевизорны хәтерләтә. Экранның диагоналенә карап аларны ... 15, 17, 19 ... дюймлыларга бүләләр (1 дюйм = 2,54 см). Бу иң күп таралган төрләр. Шулай ук мониторлар электрон- нурлы (электронно-лучевой) һәм сыек кристаллы (жидкокристсаллический) булалар. Соңгылары күпкә юкарак һәм кыйммәтрәк. Белгечләр әйтүенчә, сыек кристаллы мониторның күзгә зыяны кимрәк. Әмма начар ягы да юк түгел. Алар төсне төп-төгәл күрсәтә алмый. Ягъни графика белән эш итүче рәссамнар, дизайнерлар өчен сыек кристаллы мониторлар яраксыз. Шуның өстенә әле аларны тиз эштән чыга диләр. Хәер, монысы шикле.

  5. Клавиатура Компьютер белән идарә итүче тагын бер җиһаз — клавиатура. Ул бик күп төймәләрдән тора. Беренче карашка ул элеккеге басу машинкасын хәтерләтә. Әмма төймәгә басу күпкә җиңелрәк. Төрле хәрефләрне белдергән төймәләр зур урынны алып тора. Гадәттә, Россиядә чыгарылган клавиатуралар латин һәм рус шрифтлары өчен эшләнгән. Ягъни бер үк төймәдә латиница һәм кириллица хәрефләре була. Кириллица хәрефләре күп очракта кызыл төс белән языла. Тычкан «Кайсы җиһаз җәнлек исемен йөртә?» дигән сорауга, әлбәттә, тычкан (мышка) дип җавап бирерсез. Дөрес, компьютерга коман-даларны аннан башка да биреп була, әмма тычкан эшне бик күпкә җиңеләйтә. Бу җиһаз, чыннан да, тычкан кадәр генә. «Койрыгы» да бар. Ул система блогына тоташа. Гадәттә, тычканны өстәл буйлап уң кул белән шудырып йөртәләр. Ул өстәлдә кайсы гына якка юнәлсә дә, мониторда кечкенә генә ук аның артыннан калмый. Шул ук компьютерга нинди команда бирәсен сайлый да инде. Соңыннан, төймәгә басып, бу команданы җибәрергә дип әмер бирәбез. Гадәттә, тычканның ике төймәсе була. Әмма 1, 3, 4, 5 төймәлеләре дә очрый. Зур документлар карауны җиңеләйтү өчен, кайберләрендә кечкенә генә тәгәрмәч куелган. Аны скроллинг диләр. Күп кенә тычканнарның астында шарчык бар. Заманчарак төрләрендә аны лазерсыман ут алыштыра. Аларын «оптик тычкан» дип атыйлар.

  6. Диск йөрткеч Нәрсә ул дискйөрткеч? Белгәнегезчә, мәгълүматны бер компьютердан икенчесенә күчерү өчен, дисклар һәм дискетлар файдаланыла. Аларны компьютерга кертү өчен, дискйөрткеч кирәк. Бүген иң еш кулланыла торган мәгълүмат саклау җиһазлары — якынча 1,4 мегабайт сыйдырышлы дискет (аны А дискы дип тә йөртәләр) хәер алар инде тарихка кереп бара һәм компакт-диск (600—800 мегабайт). Компакт-дискның дискйөрткече CD ROM дип атала. Бу җиһаз язылган мәгълүматны бары тик укый гына ала. Әмма хәзерге көндә компакт-дискка үзе яздыра торган дискйөрткечләр дә бар. Алары CD Writer дип атала. Шулай ук DVD ROM җиһазлары да була. DVD дискына, гадәттә, 4 гигабайт мәгълүмат сыя. Без әле дискларны үзара чагыштырып, күләмнәрен үлчәп карарбыз. Бер танышыма компакт-диск бүләк иткәннәр. Магнитофоне на өсте белән дә, асты белән дә куеп карый бу моны — тавышы юк. Баксаң, бу МРЗ форматында язылган диск икән. Бик үпкәләде танышым. Үзе кемне гаепләргә дә белми: әллә магнитофонны әллә дискны, әллә инде аны бүләк итүчене. Профессиональ аппаратура аның белән эш итә белмәгән кеше кулында гади тимергә әйләнә, диләр. Чыннан да шулай. Югары технологияләр заманында яшибез бит. Дисклар соңгы вакытта шул хәтле катлауланды ки, аларның төрләрен аңлатып- сатучының җаны чыга. Элек рәхәт иде: аудиотасма да, видеотасма (граммофон пластинкалары заманына кагылмыйк инде) Хәзерге кибет киштәләрендә ни генә юк: CD, DVD, MP 3, MPEG! Бу әле киң катлам кулланучылар өчен. Моннан тыш, профессионаллар өчен Betecam, DVD, SVHS, Datt, MD һәм башка мәгълүмат саклау җиһазлары бар. Өйдәге аппаратурада, компьютерда уйнатырлык форматлар турында белергә вакыт, минемчә. Югыйсә кулыгыздагы техниканың тимер кисәгенә әйләнеп калуы бар.

  7. Дискет (кулланыштан төшеп бара инде) Аны башкача 3,5 дюймлы дискет дип атыйлар.Сыйдырышлыгы — 1,44 мегабайт. Димәк, кесәгә сыярлык шушы кечкенә пластинкага якынча 70—80 битлек текст кереп бетә. Дискетка башка төрле мәгълүмат та күчерергә була. Әйтик, зур булмаган уеннар. Шуны истә тотарга кирәк: дискет — мәгълүмат саклау чарасы түгел, ә бары тик аны күчерү җиһазы гына. Кирәкле мәгълүмат компьютерыгызда саклансын. Дискет исә бик тиз эштән чыга. Бу очракта аның эчендәге документларны карый алырмын димә. Шул рәвешле, реферат хәтле рефераттан колак каккан кешеләрне күргән бар. Бер авызлары пешкәч, алар хәзер бар мәгълүматны компьютерда саклыйлар. CD Компакт-диск һәрберебезгә таныш. Компакт-диск, «си-ди», лазер тәлинкәсе — бу җиһазны төрлечә атыйлар. Ул элеккеге аудиокассеталарны кысрыклап чыгарды. Аларны чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Компакт-диск язмасы күпкә сыйфатлырак. Дөрес, җырлар сыйдырышлыгы күп түгел. Бер компакт-дискка 70—80 минутлык язма сыя. Бу — егермеләп җыр дигән сүз. Аудиокассетадан тагын бер өстен ягы — тасманы әйләндереп вакыт уздырасы юк. Кирәкле җырның номерына басасың, вәссәлам. Кибет киштәләре татар җырлары язылган дисклар белән тулы. Азмы-күпме танылган татар җырчысының CD-альбомы чыкмый калмый. Эш өчен артистларыбыз музыкаль материалларын компакт-диск һәм минидискларда сакларга тырыша. Компакт-дисктагы мәгълүматны музыкаль үзәк, компьютер күп кенә плеер, автомагнитолалар «укый» ала. Дискта башка төрле мәгълүмат та булырга мөмкин. Компьютерчылар арасында да компакт-диск бик киң кулланыла. Башкача аны CD дип тә атыйлар. Дискларны уку өчен, CD ROM дигән махсус җиһаз кирәк. Хәер, ул һәр компьютерда да бар. Алай гына да түгел, кайбер шундый җиһазлар үзләре үк дискны яздыра ала. Бу җиһазлар CD Writer (си-ди-райтер) дип атала. Алар өчен CD R, ягъни бер тапкыр яздырырга яраклы һәм CD RW — күп тапкыр яздырулы дисклар бара. Бер компакт-дискның күләме якынча 700 Mb (600, 800леләре дә очрый). Аңа ничә бит язу сыясын үзегез санап карагыз. Тик шунысы бар: лазер тәлинкәсенең ялтыравыклы ягы кырыла-нитә калса, аңа зыян килсә мәгълүмат югалырга да мөмкин.

  8. MP3 MP3 җыентыкларга ике йөздән артык җыр керергә мөмкин. Әлеге җырлар гадәттәгечә 4—5 минут яңгырый, әмма аларның электрон үлчәмнәре зур түгел. 700—800 мегабайтлы гадәти дискка аларны шыплап тутырырга була. MP3 форматының файдасын рекордс компанияләр бик тиз сизеп алды. Хәзер кибетләрдә татар җырларыннан җыелган MP3 дисклар бик күп. DVD Менә бу дисклар музыкаль кибет киштәләрендә әллә каян күренә. Гадәттә, аларның тартмалары компакт-дискныкыннан ике тапкыр зуррак. Ул гадәти компакт-дискны хәтерләтә. Яхшы сыйфатлы фильмнар өчен менә дигән! Ни кызык, кайбер DVD- дискларның ике ягына да яздырып була. Әйтик, бер ягында — «Ночной дозор», ә икенчесендә — «Терминатор» фильмы. Гадәти дисктан ул әз генә калынрак, ә электрон сыйдырышлыгы күпкә зуррак. Хәзергә 4 һәм 9 гигабайтлы DVDлap киң таралган. Компакт-дисктан аларның күләме 5—10 тапкырга артык. Бу видеоязманы югары сыйфатта сакларга мөмкинлек бирә. DVD дисклар кыйммәтле. Шуңа күрә рекордс-компанияләр бу затлы форматта иң шаукымлы проектларын гына чыгарырга җөрьәт итә.

  9. ФЛЭШ- дисклар Мәгълүмат саклау чаралары буларак компакт-дисклар һәм дискетларны күпләп саталар, алар белән һәр компьютерчы файдалана. Әмма бу җиһазларга яңа алмаш килде. Ул да булса флэш-дисклар. Флэш-дисклар гадәттә бик кечкенә була. Каләмнең яртысы хәтле генә. Ә менә мәгълүмат сыйдырышлыгы төрлесенең төрлечә. 512... мегабайтлы, 1, 2, 4, 8, 16, 32 гигабайтлы. Яшьләр арасында аны хәзер муенда асып йөрү модада. Шушы җиһазга яздырылган мәгълүмат белән без өйдә дә, эштә дә, укуда да файдалана алабыз. USB-порт, ягъни флэш-диск куела торган тишем, һәр компьютерда диярлек бар. Булмаса, шул бик иске төрләрендә генә юктыр. Флэш-дискны компьютерга тоташтыруыбыз була, операцион система шунда ук аны яңа диск буларак таный һәм андагы мәгълүмат белән эшләргә мөмкинлек бирә. Флэш-дискның дискет һәм компакт-дисктан өстен яклары күп. Беренчедән, андагы мәгълүмат бозылыр яки югалыр дип курыкмыйсың. Диск һәм дискетларда исә мондый хәлләр бик еш күзәтелә. Икенчедән, флэш-дискка мәгълүмат күпкә тизрәк яздырыла. Өченчедән, «Nero», «Win on CD» ише программалар кирәк түгел. Компакт-дискка әйбер яздырганда исә тиешле софт (ягъни программалар) кирәк. Озын сүзнең кыскасы, флэш-дисктагы мәгълүмат белән эшләү винчестердагы мәгълүмат белән эшләү кебек үк. Шушы уңайлыклары өчен флэш- дисклар бик кыйммәт тә инде.

  10. Километр, килограмм, килобайт... Компьютердагы һәр документ винчестерда билгеле бер урынны алып тора, дигән идек. Хәтерләсәгез, винчестерны без сандык белән чагыштырдык. Сандыкка чемодан, самовар, радиоалгыч кебек зур әйберләр салып куйсак, ул бик тиз тулачак. Винчестерда да нәкъ шулай. Кайбер файлларның күләме искиткеч зур, икенчеләренеке юк дәрәҗәсендә. Электрон документларның күләмнәре байтларда үлчәнелә. Шул байтлар белән якыннанрак танышыйк. Километр яки килограммның нинди берәмлек икәнен без яхшы беләбез. Байтларга ияләнү башта, бәлки, авыррак булыр. Шулай да чамалап карыйк. Текст Текст басу өчен файдалана торган Microsoft Word, WordPad, «Блокнот» программаларында бер битлек текст якынча 20 килобайт урынны ала. Санап карыйк, 10 битле рефератыбыз күпме булачак икән? Дөрес, 200 килобайт. Ә 100 битле диссертация якынча 2 мегабайт. Фото Шулай итеп, текстларыбызның компьютерда якынча күпме урын аласын күзалладык. Инде башка төрле файлларга күчик. Мәсәлән, фотолар һәм рәсемнәрне алыйк. Монда төгәл стандартлар юк, чөнки сурәтнең сыйфаты, мәйданы төрле булырга мөмкин. Әйтик, электрон почта аша җибәрер өчен, рәсемнең күләме 100—200 Kb булса да җитә. Төсле журнал битләренә исә югары сыйфатлы фото кирәк. Аның күләме 10—20 мегабайтка җитәргә мөмкин. Adobe Photoshop, Corel Draw кебек программалар ярдәмендә фотоның күләмен һәм шуңа карап сыйфатын яисә үлчәмен үзгәртергә була. Музыка Музыкага килгәндә, компьютерда берничә төрле формат кулланылa. Әйтик, компакт-дисктагы гадәти альбомны карасак, андагы бер җыр якынча 30—40 мегабайтлы. Шул ук вакытта МР 3 форматы киң кулланылышта. Бу форматтагы җыр компьютерда якынча 5—6 Mb урынны гына били. Шуңа күрә 1 компакт-дискка элеккечә 15—20 җыр гына түгел, ә 150— 200 җыр сыярга мөмкин. Видео Инде видеога күчик. Гадәттә, 700—800 Mb сыйдырышлы бер компакт-дискка сәгать ярым — ике сәгатьлек бер кинофильм сыя. Компьютер винчестерына күчерсәк тә, ул шулкадәр урынны алачак. Видеофайллар компьютерда иң зурлардан санала. Без карап үткән текст, сурәт, музыка, видео файлларыннан башка, әлбәттә, бүтәннәре дә бар. Алар шулай ук компьютерда күпмедер урын били. Хәтта без эшләгән программаларны да байтлар белән үлчәп була.

  11. Тәрәзләрем минем берничә Сүз җырда җырланган тәрәзәләр турында түгел Компьютерчылар арасында «тәрәз» сүзе шулкадәр еш кулланыла, аны хәтта төшенчә итеп карарга да була. Әлбәттә инде сүзнең инглиз аналогы киң таралган. «Windows» (Виндоус) төшенчәсен компьютер белән таныш булган һәр кешенең ишеткәне бардыр. Нәрсә соң ул Windows? Аңлатуны ерактан башлыйк. Менә сезнең алдыгызда — яңа гына завод конвейерыннан төшкән компьютер җыелмасы. Ничек кенә тырышсагыз да, сез аның белән эшли алмаячаксыз. Музыка тыңлау, кино карау, уен уйнау өчен, махсус программалар кирәк. Шушы программаны Windows системасы эшләтә ала. Икенче яктан караганда Windows ул — үзе дә программа. Зур, глобаль программа. Ә махсус программалар, ягъни бер юнәлештә генә эш башкаручылары, аны тулыландыра гына. Программалаучылар теле белән әйтсәк, Windows ул — операцион система. Димәк, анда бик күп төрле операцияләр башкарыла. Дөрес, башка төрле операцион системалар да бар. Әмма алар тар даирәләрдә кулланыла. Әйтик, һавада самолетлар очуны тәртиптә тотучы навигация җайланмасында. Моңарчы бер-ике дистә ел элек күп кешенең компьютерында MS DOS дигән операцион система бар иде. Әмма ул киң катлам кулланучы өчен әхлакый яктан искерде. Аңа алмашка килгән W системасы күпкә уңайлырак һәм аңлаешлырак. Ә иң мөһиме ( ул берьюлы берничә эш башкара ала. Әйтик, сез бер үк вакытта музыка тыңлыйсыз, текст җыясыз, ә компьютер әле өстәвенә принтердан кәгазь бастырып чыгара һәм компакт-диск яздыра. MS DOS операцион системасында бу мөмкин түгел иде. Дөрес хәзерге вакытта ирекле таратылучы операцион системалар да бар. Мәсәлән Линукс. Тик алар W ны кысрыклап чыгарырга батырчылык итмиләр. Виндоуста ачылган программалар һәм документлар тәрәзәләрне хәтерләтә. Oneрацион системаның атамасы да шуннан, Берьюлы берничә тәрәзне ачарга була. Кирәкмәсә, аның берәрсенчиткә куеп торасың. Бу бик уңайлы.Ел саен диярлек Windows ның яңа төрләре чыгып тора. Хәзер безгә мондыйлары таныш: ХР, Виста, Windows 7. Хәер, алар бер-берсеннән әллә ни күпкә аерылмыйлар. Тизлеге, уңайлылыгы белән генә яңартылып бара. Һәрхәлдә, бер төрендә эшләргә өйрәнсәң, икенчесенә күчү бер дә авыр түгел. Операцион системаны компьютерга, гадәттә, программалаучылар урнаштыра. Әмма аның әллә ни авырлыгы юк. Шуңа күрә үзеңә дә өйрәнергә була. Виндоус гадәттә компакт-дисктан урнаштырыла. Кибетләрдә бар ул. Интеллектуаль милек буларак, Windows хуҗасы — Microsoft компаниясе. Гадәттә, компьютерны сатып алганда, анда Виндоус һәм берничә махсус программа урнаштырылган була. Сатучылар шулай итеп безнең турыда кайгырталар. Әмма операцион системаны яңадан урнаштырырга әзер булыгыз. Чөнки аның тиз арада эштән чыгуы ихтимал.

  12. Принтер Гадәттә, акчасы ташып тормаган кеше компьютер белән принтерны икесен берьюлы сатып алмый. Компьютер принтерсыз да эшли. Әмма вакыт үтү белән, принтер үзенең кирәклеген сиздерә башлый. Нинди серле техника соң бу? Күбегезнең күргәне-ишеткәне бардыр. Принтер — компьютерда эшләгән документларны кәгазь битенә бастыручы җиһаз. Берәр язумы, контроль эшме, яраткан фотосурәтегезме — болар компьютер мониторыннан сезнең кулыгызга килеп ирешсен өчен, әнә шул җиһаз кирәк. Икенче төрле әйткәндә, принтер документны, виртуаль халәттән реаль халәткә күчерә. Бүгенге компьютер базарында принтерлар бик киң урын алган. Нинди генә төрләре, нинди генә фирмада эшләнгәннәре юк аларның. Иң еш очраганы — Epson һәм Hewlett-Packard компанияләренеке. Россия базарына беренче булып нәкъ шушы ике фирма кереп урнашты. Принтерны сайлаганда, иң элек аның белән киләчәктә ни эшләячәгегезне чамалагыз. Әгәр айга бер язу бастыру белән чикләнсәгез, гадирәге дә ярар. Инде мәктәптә көндәлек газета чыгарырга уйлыйсыз икән - яхшырагын сайларга кирәк. Принтерлар бастыру тизлеге буенча да төрле була. Кайсылары әллә ничә битне “эһ” дигәнче бастырып чыгара, ә кайсылары бер бит белән дә озак азаплана. Шулай ук принтерларның аклы-каралы һәм төсле итеп бастыра торганнары бар. Соңгылары, әлбәттә, кыйммәтрәк. Газета чыгару дигәннән, беләсездер, кәгазь битенең үзенең стандартлары бар. Әйтик, «Сабантуй» газетасының бер бите (аны полоса дип тә атыйлар) A3 форматында. Әгәр аны икегә бөкләсәң, А4 килеп чыга. Принтерлар арасында иң еш очраганнары шул А4 форматына каралган. Әмма A3 битләрен бастыра торганнары да җитәрлек. Аларын күбрәк редакцияләрдә, төзелеш оешмаларында һ. б. урыннарда кулланалар. Принтерларның тагын бер бүленеше — басу принцибы буенча. Әйдәгез, һәркайсын аерым карап үтик.

  13. Энәле принтер Текст яки рәсемне кәгазьгә күп санлы энәләр ярдәмендә басып төшерә. Басылу шактый сыйфатсыз килеп чыга, шуның өстенә эшләвен дә шаулап эшли. Аның каравы, башкалардан аермалы буларак, ул теләсә нинди кәгазь белән эшли ала, шул исәптән төргәк белән дә. Тагын бер өстенлеге — аңа картридж сатып аласы юк. (Нәрсә ул картридж дисезме? Алдагы төрдә әйтербез.). Әлеге төр принтерларны инде кулланмыйлар. Агынтылы (струйный) принтер Монысы энәледән соңрак барлыкка килгән. Текст яки сурәтне кәгазьгә буяуны сиптереп бастыра. Шуңа күрә вакыт-вакыт буяу салынган «кассеталар»ын алыштырып торырга кирәк. Менә шуны картридж диләр. Принтерның бу төре шауламый, сыйфатлы бастыра. Әмма шунысы бар: принтердан чыккач, кәгазьнең буявы кайвакыт кипмәгән була. 10—15 секундтан кибүен кибә анысы, әмма бу вакыт эчендә кеше кәгазьдә бармак эзләре калдырырга өлгергән була инде. Лазерлы принтер Кәгазьне бик сыйфатлы чыгара. Бер дә тавышсыз диярлек Бар эш өчен лазер җаваплы. Кайбер модельләрдә кәгазьне ике ягына берьюлы басу мөмкинлеге бар. Әмма, кызганыч, төсле басучы лазерлы принтерлар чагыштырмача кыйммәт тора. Карап үткән төрләрдән тыш, әле термик принтерлар да бар. Алары инде сирәгрәк кулланыла.

  14. Нәрсә ул сканер? Бер караганда, ул — принтерның киресе. Принтер компьютердагы электрон документларны кәгазь битенә бастырып чыгара. Ә сканер, киресенчә, кәгазь битендәге сурәт яки текстны компьютер хәтеренә кертә. Сканер — редакция хезмәткәрләре, дизайнерлар, видеомонтажлаучылар һәм башка кайбер һөнәр ияләре өчен алыштыргысыз җиһаз. Ул гади мәктәп укучысы өчен дә файдалы була ала. Әйтик, сканер ярдәмендә компьютерга берәр язманы кертергә мөмкин. Ә махсус «Fine Reader» программасы китап битенең күчермәсеннән электрон текст ясар. Фотосүрәтеңне компьютерга кертәсе булсаң да, сканер кирәк. Аннары бу рәсем белән теләсә нәрсә эшләргә була. Телисең икән дустыңа электрон почта аша җибәр, теләсәң, виртуаль чәчтарашханәдә үзеңә индеецларныкы кебек прическа ясап куй. Компьютерга кертеләсе рәсем сканерның яссы ягына куела. Өстән җайлы гына итеп капкачын ябасың. Күпчелек сканер белән эш итү тәртибе шулай. Гадәти сканер А4 формат кәгазьгә яраклаштырылган (АЗлеләре дә бар). Мондый aппаратта зур рәсемнәрне өлешләп сканерлыйлар да соңыннан компьютерда «ябыштыралар». Моны махсус программа башкара. Сканерны сайлаганда, аның оптикасына игътибар итәргә кирәк. Белгечләр әйтүенчә, бу элементтан күп нәрсә торарәсемнәрнең сыйфаты да, җиһазның хезмәт итү дәвамлылыгы да. Тагын бер үзенчәлек — сканерлау тизлеге, һәр җиһаз төрлечә эшли. Иң җитез сканерлар бер минут эчендә 80 битне компьютерга алса, иң озак кыймылдаганы минутына 1 —2 битне генә эшкәртә ала. Сканерлар берничә төрле була: барабанлы, планшетлы, портатив һ. б. Бу җиһазга компьютер кибетләрендә кытлык юк. Принтерлар күпме булса, сканерлар да шулкадәр.

  15. Туктал, мизгел! Тормышта: «Эх, кул астында ник фотоаппарат булмады — дип үкенергә туры килгән кызыклы хәлләр еш килеп чыга. Тасмага төшерүче фотоаппаратлар кыйммәт тормый һәм һәр гаиләдә диярлек бар. Әмма күп очракта алар шкафта тузан җыеп кына ята. Чөнки фотога төшерим дисәң, мәшәкате күп: тасма табып, аны аппаратка дөрес итеп урнаштырасы, сурәтләрне исә тасма тулгач кына лабораториягә илтеп бирәсе бар. аннан соң гына фотосурәтләр кулыңа эләгә, һәм, ахыр чиктә, аларның күбесе начар килеп чыкканын күрәсең. Югары технологияләр алга китү белән, сатуда санлы (цифрлы фотоаппаратлар) барлыкка килде. Әлбәттә, тасмалы аппаратлар белән чагыштырганда, аларның бәяләре бермә-бер артык. Санлы фотоаппарат ул зур булмаган компьютер сыман, төшергән сурәтләреңне кечкенә генә экраннан карыйсың. Ошамый икән, сызып ат. Чөнки барлык сурәтләр дә бармак очыдай хәтер картасына язылып бара. Берничә төрле карта бар: Меmory Stick, SD, Compact Flash, XD. Гадәттә, алар фотоаппараттан аерым сатыла. Күләмнәре буенча да алар күптөрле. Иң киң таралганнары — 128, 256, 512 мегабайтлы, 1 гблы. Күзаллау өчен әйтик 256 Mb лы картага — 300 дән артык, ә 512 легә 700 гә якын фотосурәт сыя. Бу, әлбәттә, бик күп. Әле шунысын да истә тотарга кирәк: күп фотоаппаратларда видео һәм тавыш яздыру җайланмасы да бар. Димәк, аларны видеокамера һәм диктофон буларак та кулланырга була дигән сүз. Бүгенге көндә санлы фотоаппаратларның иң киң таралган маркалары — Sony, Samsung, Olimpus, Nikon, Canon. Аларның төшерү сыйфаты мегапиксельләренә карап билгеләнә. Гадәттә, бу сан 3 тән алып 12 гә кадәр була. Мегапиксельләр күбрәк булган саен, фото да сыйфатлырак чыга. Тагын бер уңайлыклары: фотоларны күз ачып йомганчы компьютер хәтеренә күчерергә мөмкин.

  16. Видеокамера Фоторәсемдә тормышның бер мизгеле генә сурәтләнсә, видеокамера исә күңелле хәлләрне башыннан ахырына кадәр тасмага язып барып, аннан теләгән вакытта кире карарга мөмкинлек бирә. Санлы видеокамера — телевизор яки компьютер экранында сыйфатлы санлы видеосурәт барлыкка китерүнең иң уңайлы ысулы. Видеофильмнар DV-кассеталарга языла. Видеокамералар бер-берсеннән бәяләре буенча аерылалар, төрле стандартлы булалар, һәркайсының мөмкинлекләре һәм вазифалары төрле була. Видеокамера алганда, аның тышкы кыяфәтенә, ягъни дизайнына игътибар итәргә кирәк. Ул, әлбәттә инде, төшерүче өчен уңайлы булырга тиеш. Видеороликлар төшерү дәвамлы эш булганлыктан, җайланма бик уңайлы булырга тиеш. Гадилек белән конструкциянең уңайлылыгы һәм төшерелгән материалның сыйфаты ярашкан очракта гына шәп камера алдым дип әйтергә була. Заманча видеокамералар мондый таләпләргә җавап бирергә тиеш: • авырлыгы якынча 500 г, җыйнак; • стандарт аккумулятор белән 2 сәг һәм аннан да озаграк эшләп була; • 10х тан башланган оптик zoom (трансфокатор); • уңайлы һәм кечкенә булмаган LCD дисплей; • яктыртылышның төрле шартларында да сыйфатлы төшерү мөмкинлеге; • компьютерга тоташу мөмкинлеге, IEEE-1394 кереш/ чыгыш; • бәясе дә кесәгә бик каты сукмаслык булсын!

  17. Визитканың була төрлесе Күргәнегез бардыр, эшлекле кешеләр, очрашкач, бер-берсенә визит карточкалары биреп калдыралар. Анда, гадәттә, телефон, факс номерлары, адрес, исем-фамилия, кешенең һөнәре язылган була. Тормышыбызда компьютерларның киң таралуы шушы визиткалар алмашу культурасын югарырак дәрәҗәгә күтәрде. Кәгазь визиткаларга алмашка электрон визиткалар килде. Дөрес, алар әле киң таралыш тапмаган. Әмма әлеге яңалыкның уңайлылыгы, заманчалыгы, мөгаен, эшлекле даирәләрдә югары бәяләнер. Электрон визитканы компакт-дискның кече туганы дисәң дә була. Аны һәр компьютерның CD ROM җайланмасы кабул итә. Әмма компакт-диск 700—800 мегабайт мәгълүмат сыйдыра алса, электрон визиткада урын әзрәк. Мәсәлән, кайбер визиткалар 16 мегабайтлы гына. Кем белә, бәлки, киләчәктә аларның мәгълүмат сыйдырышлыгы зураер. Әмма әлегә булганы җитә. 16 мегабайтлы визит карточкасына шактый гына текст, фотолар, хәтта фильм да яздырып була. Визитка хуҗасының ни белән шөгыльләнгәненә карап инде. Күп очракта визитканың эчтәлеге теге яки бу интернет сайтныкы белән аваздаш була. Бу технология бигрәк тә сату-алу, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче кешеләр өчен бик уңайлы. Күп санлы каталоглар, прайслар, реклама китапчыклары ташыйсы юк. Интернетка чыгу да кирәкми. Визиткаңны бирдең дә, вәссалам. Синең һәм фирмаң турындагы бөтен кирәкле мәгълүмат -кош теле хәтле пластик карточкада.

  18. Смартфон. Ә бу ни тагын? Смартфон — зур экранлы, фотокамералы, тагын әллә ниләре булган кәрәзле телефон аппараты гына түгел әле ул! Смартфон — компьютерлар дөньсында урнашкан принципларга нигезләнеп корылган программ тәэминатлы телефон. Гади кәрәзле телефон аппаратында бары бер генә программа бар: ул шалтырата, телефон кенәгәсе һәм хәбәрләр белән эшли, шалтыратулар исемлеген алып бара, саклый, интернетка керергә мөмкинлек бирә, уеннар тәкъдим итә һ. б. Ә смартфон вазифалары ачык архитектуралы. Бу — вазифаларның стандарт- ягъни кабул ителгән җыелмасын үзгәртеп була, һәм алар телефон җитештерүчеләр тарафыннан да, бөтенләй чит кешеләр тарафыннан да күпкә киңәйтелергә мөмкин дигән сүз. Телефоннарның бу төренең төзелешендәге төп операцион системалар барлык ресурсларны да: хәтерне, файл системасын ,экранны, камераны, радиотюнерны, чыбыксыз элемтәне файдаланырга мөмкинлек бирә. Смартфонның вазифалары җитештерүче «тегеп» куйган программ тәэминат белән генә чикләнми. Сиңа кайсы вазифалар кирәген үзең сайлыйсың да кирәкле программаны билгелисең. Җитештерүче операцион системаны күзәтеп тора, вакыт- вакыт яңа телефоннар чыгара, Ә калганнарын файдаланучы үзе урнаштыра. Шунысы бар: операцион системаларның берничә төре бар, һәм алар бер-берсенә туры килми. Әле ул гына да түгел, бер үк операцион система белән эшләүче смартфоннар бер-берсе белән ярашмаска мөмкин. Шуңа күрә җитештерүчеләр телефоннарның бу төрен санлы техника белән кызыксынучы һәм үзенчәлекле фикер йөртүче кулланучыларга тәкъдим итәләр, алар ярашлылык мәсьәләләрен үзләре җиңеп чыгарлар дип ышаналар. Теләсәң, смартфон белән китап укырга да була, экран үлчәмнәре,заманча төрләренең көче текстны бернинди комачаулауларсыз укырга мөмкинлек бирә. Программаларның күбесе текстны юлдан юлга күчерә, шрифт үлчәмен үзгәртә, текстның биттәге юнәлешен тагын әллә ниләр эшли ала.

  19. Электрон блокнот (ноутбук) Дөньяда персональ компьютер барлыкка килү бер техник революция булса, ноутбукларны уйлап табу — икенчеседер. Компьютер күп эш башкара, әмма, ни кызганыч, билгеле бер бина эчендә генә. Аның җиһазларын күчереп йөрү шактый авыр. Шулай итеп, җәмгыятьтә күчмә компьютерга ихтыяҗ туды. Бүгенге көндә ноутбуклар яңалык түгел. Аларны күбрәк эшмәкәрләр, түрәләр, җитәкчеләр куллана. Аларның эшләре гел чабуда бит. Ноутбук — инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «куен дәфтәре» «блокнот» дигәнне аңлата. Элек ноутбуклар шыксыз зур һәм авыр булса, хәзергеләре җиңел һәм кечкенә. Кайберләренен калынлыгы хәтта бер-ике сантиметрдан артмый. Ноутбук җитештерүчеләр аны гадәти блокнот үлчәменә калдырмыйча тынычланмас, мөгаен. Йорт телефоны һәм кесә телефоны арасында аермалык нинди булса, компьютер белән ноутбук арасында да аерма шундый. Күчмәлек — бик уңайлы һәм кирәкле нәрсә. Моннан берничә ел элек ноутбуклар компьютерга караганда ике тапкыр кыйммәтрәк тора иде. Аны алу җиңел машина алу кебек булган. Бүген исә алар арзанайганнан-арзаная. Хәзер ноутбук үзенең компьютер аналогыннан бераз гына кыйбатрак тора. Ноутбукны өйдә, эштә, мәктәптә, пляжда, кафеда — теләсә кайда эшләтергә була. Бу бер караганда экономия дә. Әйтик, кемгә дә булса эштә һәм өйдә аерым ике компьютер кирәк булыр иде. Аннары шунысын да онытмаска кирәк: ноутбукның мониторы сыек кристаллы. Ә ул күзне әз ардыра, зыяны дә әзрәк диләр.

  20. Ноутбук — эш өчен генә түгел, ял өчен дә менә дигән әйбер. Анда компьютер уеннары уйнап була. Ә автобус белән ерак юлга чыксагыз, юл буе кино карап бара аласыз. Ноутбук ярдәмендә интернет челтәренә дә чыгалар. Моның өчен модем яки кәрәзле телефон кирәк. Шәп бит, үзең яр буенда кояшта кызынып ятасың, ә каршыңда — интернет! Дөрес, хәзер кайбер ноутбукларның модем яки телефонсыз да Интернетка чыгу мөмкинлеге бар. Әмма моны тәэмин итүче Wi-Fi элемтәсе әлегә бездә киң кулланылыш тапмады. Ноутбук җайланмасына тычкан, принтер, сканер кебек җиһазларны да тоташтырырга була. Алар гадәти компьютердагы кебек үк эшләячәк. Гомумән, ноутбуктагы программалар, операцион система, клавиатура — барысы да бар. Яңача эшләргә өйрәнергә кирәк түгел диюем. Ә «ашатып торуы» аккумулятордан. Аккумуляторы исә розеткадан энергия җыя. Ноутбукны күпме генә мактасак та, аның уңайсыз яклары да юк түгел, һәрхәлдә, аның белән файдаланучылар фикере бу. Ни өчендер, алар ноутбуктан бик үк канәгать түгел. Еш ватыла, үзең белән алып йөрергә авыр, кыйммәтле әйбер бит, куркыныч та, диләр. Шулай булгач, компьютер яки ноутбук сатып аласы булсагыз, барлык плюс һәм минусларын уйлагыз. Җиде кат уйла, бер кат кис. Ноутбукның «плюслары»: •бик уңайлы һәм мобиль •экраны зыянлы түгел •урынны әз ала Ноутбукның «минуслары»: •бәясе кыйммәтрәк ватылучан •аккумуляторы тиз утыра

  21. Компьютерчылар сүзлеге Компьютерчылар сөйләшкәнен читтән генә тыңлап торсаң, әллә нинди кызык сүзләр ишетәсең. Рәсми терминологиядә андый сүзләр юк та сыман, әмма, ни гаҗәп, алар бер-берсен бик яхшы аңлыйлар. Ярый ла «тычкан» сүзен бөтен кеше куллана. Ә башкаларын? Икенче төрле әйткәндә, компьютерчыларның үз жаргоннары бар. Алар һәр төшенчәгә үз исемнәрен бирергә яраталар. Шундый юмор хисле компьютерчылар компаниясенә эләксәгез, аларның телен белү комачауламас. комп — компьютер клава — клавиатура винт — винчестер винда — Windows мать, мама — материнская плата резак — яздыра торбан дискйөрткеч уши — наушниклар аська — isq мыло, сабын — электрон почта дрова — драйверлар болванка — буш компакт-диск пень — «Pentium» компьютеры кило — килобайт метр — мегабайт гектар — гигабайт инет — интернет юзер — компьютер кулланучысы хакер — программаларга зыян салучы ламер — компьютерны бер дә белмәүче апгрейд — компьютер җиһазларын яңарту, тулыландыру геймер — компьютер уенчысы ник — кушамат

  22. Иң зур “үрмәкүч оясы” Интернет. Бу сүзне телевидение, радио, көндәлек матбугат аша күпме ишеткәнебез, күргәнебез бар. Дөньяда миллионнарча компьютер бар. Алар үзара тоташкан. Хәзер уйлап карагыз: Җир шарыбызны нинди зур «үрмәкүч оясы» - пәрәвез каплаган икән бит! Дөрес, без аны күрә алмыйбыз. Әмма ул тормышта, дөньяның үсешендә, кешеләрне бер-берсенә якынайтуда бик әһәмиятле роль уйный. Интернетны тикмәгә генә «глобаль челтәр» димиләр. Европа һәм Азия, Америка һәм Австралия, Африка һәм Океания — барысы да бер үк челтәр белән уралган. Икенче яктан караганда, интернет ул — аерым дөнья. Безгә параллель дөнья. Аның үз шәһәрләре, кешеләре, кануннары, тарихы һәм традицияләре бар. Җир шарындагы иң зур «үрмәкүч оясы»н, ягъни Интернетны кем уйлап чыгарган? Мондый зур «пәрәвез»не кем «үрә» алган? Компьютерлар борын заманнарда, патшалар хакимлек иткән чорда барлыкка килмәгән. Аларның тарихы әлегә зур түгел. Интернетның «яше» аннан да азрак. Тарих дәреслекләре буенча 1970 еллар башында СССР һәм АКШ мөнәсәбәтләре бик киеренке булганлыгын беләбез. Тарихчылар бу вакытны «салкын сугыш чоры» дип тә атый. Интернетның барлыкка килүе дә шушы чорга туры килә. Америкалылар корабларын, очкычларын, хәрби базаларын бер компьютер челтәренә тоташтырганнар. Шушы гамәлне интернет заманының башы дип санарга була. Дөрес, элек ул алай аталмаган. Безнең көнгә интернет килеп җиткәнче ARPANet, Ethernet кебек челтәрләр булган. Хәзерге көндә күп кенә оешмалар, заводлар, кибетләр, банклар, мәктәпләр, хәтта аерым кешеләрнең Интернетта үз сайтлары бар. Аларны тиз арада эзләп табу өчен, адреслар системасы булдырылган. Без адресны язабыз да нәкъ үзебез теләгән сайтка барып керәбез. Адресларны башкача доменнар дип атыйлар (дөрес, домен ул киңрәк төшенчә). Доменнар төрле дәрәҗәдә була. Иң югары дәрәҗәсе сайтның нинди дәүләткә караганлыгы буенча билгеләнә. Әйтик, Россиянең домены — ru. Шушында кергән сайтларны берләштереп, аны рунет диләр («рус Интернеты» дигәннән алынган). Татнет дигән төшенчә дә бар (гәрчә Татарстанның әлегә үз домены булмаса да). Татар сайтлары, гадәттә, гu зонасында урын ала. Татар интернетчыларының күбесе Татарстанга да аерым домен булдыруны кирәк саный.

  23. Интернетка тоташу өчен нәрсә кирәк? Беренче чиратта компьютер, модем һәм телефон линиясе. Дөрес, хәзерге технологияләр модемсыз да пәрәвезгә тоташырга мөмкинлек бирә Әмма моның өчен компьютерга аерым чыбык килергә тиеш. Болардан тыш, телефон компаниясе һәм провайдер турында мәгълүмат булырга тиеш. Провайдер — Интернетка юл ачучы, безгә анда булу вакытын сатучы компания. Глобаль челтәргәә тоташу — шактый четерекле эш. Беренче тапкыр моны сезгә таныш компьютерчыгыз эшләп бирә ала. Ә аннан соң инде үзегез теләгән чакта Интернетка керә алырсыз. Модем Компьютерда гадәти эшләрне башкару өчен, модем дигән җиһазның булуы мәҗбүри түгел. Модем Интернетка керү җайланмасы ул, ләкин бүгенге югары технологияләр заманында челтәргә тоташуның башка ысуллары да бар. Мәсәлән, кабель аша тоташу. Күп кенә фирмалар, дәүләт структуралары нәкъ шушы юлны сайлый. Интернетта озак вакыт утырырга, аннан зур күләмле документлар алырга кирәк булса, әлбәттә, кабель аша тоташу отышлырак. Бу очракта модем кирәкми. Әмма шулай да Интернетны кулланучылар пәрәвезгә өйләреннән кергән очракта күбрәк модем юлы кулланыла. Чөнки бу арзанрак. Бер компьютердан икенчесенә мәгълүмат ничек барып ирешә соң? Телефон чыбыгы аша. Әйе, әйе. Моңарчы телефон чыбыгының тавыш-авазлар үткәрү мөмкинлегенә шаккатып йөргән булсагыз, белегез: шушы нечкә генә чыбык аша текстлар, фото, музыка, хәтта видеосюжетлар алмашып була. Модем шушы электрон файлларны телефон чыбыгы гына аңлый торган кодларга әверелдерә (модуляцияли), һәм, киресенчә, мәгълүматны кабул иткәндә шушы кодлардан без күрә алырдай фотолар, текстлар барлыкка китерә (демодуляцияли). Модем җиһазы нәкъ шушы сүзләрдән килеп чыккан да инде — МОдуляция һәм ДЕМо- дуляция. Интернетка кабель аша тоташканда, электрон документлар тизрәк кыймылдый. Әмма модемнар да хәзер һаман яңартыла, үзгәртелә. Модемнарның система блогы эченә куела торганы да, аннан тыш урнаштырыла торганы да була. Бүгенге көндә иң күп таралган модельләр — «Асогр», «US Robotics», «Zyxel».

  24. Пәрәвез белән кем идарә итә? Интернетның хуҗасы менә бу дип әйтердәй идарәчесе юк. Глобаль мәгълүмат челтәре хаос упкынына очмасын өчен күзәтеп торырга билгеләнгән оешмалар бар. Алар сайтларның домен исемнәрен теркәү һәм тәэмин итү (ICANN), яки интернет стандартларын булдыру һәм камилләштерү (World Wide Web Con- sortion) өстендә эшлиләр. Интернетка тоташучы һәркемне хуҗаларның берсе дип әйтергә була. Чөнки кулланучы үз сайтын ясый, үзенең битләрен урнаштыра ала бит. Теләсә кем челтәргә теләсә ни урнаштыра, һәм шуны тагын теләгән һәркем карый ала дигән сүз бит бу. Ә кулланучылар күп булган саен, аларның карашлары һәм уй-фикерләре бик күп төрле: ярый ла бары тик яхшы һәм файдалы мәгълүмат кына урнаштырылса, ә берәр юньсезе ничек итеп шартлаткыч ясарга икәнен һәм аны кайсы урынга уңайлырак итеп урнаштырасын тәфсилләп язса? Менә шул сәбәпле Интернетта цензура институты булдыруны күпләр, шул исәптән безнең илебез дә тәкъдим итә. Ләкин әлегә кадәр Интернетта цензура юк. Хәер, кайсыбер сайтлар үзләренең цензураларын булдырганнар инде. Кагыйдә буларак, түләүсез Web-хостинг, ягъни кулланучыларның сайтларын серверларына урнаштыруга рөхсәт итүче эре оешмалар сайт битләренә урнаштырылучы мәгълүматны даими рәвештә тикшереп торалар. Тыелган материал урнаштырган очракта алар битне, хәтта сайтны да бетереп ташларга мөмкин. Бу очракта тыелганнар исәбенә сайт кунагының хушын алырдай оятсыз сурәтләр шулай ук авторлык хокукын бозучы материаллар (мәсәлән, музыка әсәрләре) керә.

  25. Пәрәвез белән кем идарә итә? Оешма, сайтны теркәгәндә үк, кулланучыга тыелган материаллар исемлеген тәкъдим итә, кулланучы, бу шартларны кабул итмәсә, башка оешмага мөрәҗәгать итә ала. Интернетта һәркем хуҗа дигәч тә, җәзасыз теләсә ни эшләп була дигән сүз түгел әле ул! Хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр Интернетның мәгълүмат ресурсларын күзәтеп торалар. Россия провайдерлары челтәрләрендә оператив эзләү чаралары системалары бар. Хат алышу һәм телефоннан хәбәрләшү серлелеге РФ Конституциясендә каралган булса да, Россия законнары барлык элемтә операторларын, шул исәптән интернет-провайдерларны да, аерым очракларда (суд оешмалары карары нигезендә) барлык челтәрләрне дә күзәтергә мөмкинлек бирергә мәҗбүр итә. Глобаль челтәрдә миллионнарча сайт эшли, миллионнарча кеше «кайный». Шушы «кырмыска оясын» тәртиптә тотар өчен, төрле оешмалар эш башкара. Менә алар: IAB (Интернет архитектурасы буенча совет), IETF (Оператив инженерлык отряды), NSF (Милли фәнни фонд). Әмма иң югары оешма ул — ISOC (Интернет җәмгыяте). Бу оешмаларның максаты — мәгълүмат алмашуны тәртиптә тоту, техник базаны тәэмин итү, тиешле программалар булдыру, Интернетта адреслар бүлешүне күзәтеп тору һ. б.

  26. Татарстан интернетта Интернетта Татарстан белән бәйле сайтлар бик күп. Дөньяның башка почмакларыннан кереп, безнең республикабыз белән кызыксынган кешеләр иң элек кая бара соң? Һәр илнең, дәүләтнең, республиканың Интернетта үзенең рәсми сайты була. Бездә дә бар ул. Татарстан Республикасының рәсми серверы www.tatar.ru адресы буенча урнашкан. Әлеге сайтта күбрәк рәсми мәгълүмат: Татарстан хакимиятенең структурасы, Президентыбыз нинди очрашулар үткәргән, республика икътисады ни хәлдә һ. б. Сайтны рус, татар һәм инглиз телендә укырга була. Тагын бер сайт — www.tatcenter.ru. Бу — Татарстанның мәгьлүмати-аналитик порталы. Гомуми мәгълүматтан тыш, монда тагын нинди кызыклар бар соң? Әйтик, республикабыздагы һәр район турында белешмә бар. Картаны виртуаль лупа белән карап, үз авылыңны табарга мөмкин. Төрле завод-фабрика җитәкчеләре, министрлар, директорлар белән кызыклы интервьюлар шактый. Ә иң гаҗәпләндергәне: яңалыклар һәр 15 минут саен диярлек өстәлеп тора. Tatarstan.net исә якынча көнгә бер яңартыла. Аның каравы, бу — иң зур каталогларның берсе. Ул күп кенә Татарстан сайтларын үз эченә ала. Алай гына да түгел, иң популяр сайтлар исемлеген төзи, аларны үзенчә «ярыштыра». Монда үзеңә кирәкле сайтны алфавит тәртибендә яки тематикасы буенча табарга мөмкин. Сату-алу белән шөгыльләнүчеләр өчен бу сайт зур виртуаль базар да әле. Сайт меңләгән белдерүне үз эченә сыйдырган. Югарыда карап үтелгән сайтлар күбрәк үзебезнең республика халкына хезмәт итә. Ә менә www.tatexpo.ru безнең кунаклар өчен махсус эшләнгән кебек. Монда республикабызның географиясе, дәүләт структурасы, тарихы, табигый байлыклары турында мәгълүмат күп. Шәп кенә фотографияләр күрергә була. Сайтның рус, инглиз һәм немец телендәге версияләре бар. Димәк, Татарстан белән Җир шарында ничәмә-ничә кеше шушы сайт аша таныша ала. Соңгы вакытларда мәктәпләрнең дә бик күп сайтлары барлыкка килде. Барыгызга да яхшы таныш- edu.tatar.ru да әти-әниләрегезнең мәктәптә алган билегеләрен караганы бардыр инде. Хәзер хәтта утка, газга, телефонга да интернет аша гына түләп була ич!

  27. Интернетта газета Газета бигрәк уңайлы нәрсә инде. Бар яңалыкны шуннан беләсең. Укып бетергәч тә кирәге чыга: әйбер төрәсең, обойлар ябыштырганда файдаланасың. Кәгазь газетаны әйтәм. Беләсезме, Интернетта да газеталар бар бит. Кызганыч, алар белән әйбер төреп булмый. Аның каравы, интернет-газета кирәкле мәгълүматны укучыга беренчеләрдән булып җиткерә. Кәгазьдә чыгып килүче кайбер газеталарның Интернетта үз сайтлары бар. Андагы мәгълүмат яңартылып тора. Шул ук вакытта пәрәвездә бары тик электрон вариантта гына дөнья күрүче басмалар бар. Аларда яңалыклар көненә әллә ничә тапкыр өстәлеп тора. Кирәкле мәгълүматны укучыга минут эчендә җиткерер өчен, бик күп хәбәрчеләр тир түгә. Интернет-басмалар оперативлык буенча, мөгаен, радио белән генә тиңләшә ала. Хәбәрне вакыйга булган урыннан җибәрү өчен, интернет-журналист ноутбук куллана. Яңалыкларны иң әүвәл интернет-басмалардан белеп була. Аларның уңайлылыгы шунда: укучының сайлау мөмкинлеге зур. Әйтик, радио һәм телевидение безгә кирәкле мәгълүматны үзе сайлап бирсә, Интернетта без аны үзебез «чүплибез». Интернет — массакүләм мәгълүмат чарасы.

  28. Интернетта газета Газета-журналлар, радио-телевидение, төрле мәгълүмат агентлыкларыннан ул, беренче чиратта, глобальлеге һәм җитезлеге белән аерылып тора. Ә иң мөһиме — Интернетта син һәрвакыт теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерә аласың. Мондый мөмкинчелек һәр массакүләм мәгълүмат чарасында да юк. Пәрәвездә бары тик виртуаль рәвештә чыгучы матбугат та бар. Җәмгыятьтә Интернетның киң колач җәюе яңа төр масссакүләм мәгълүмат чарасын тудырды. Телевидение, радио һәм басма матбугатны хәзер электрон массакүләм мәгълүмат чаралары тулыландыра. Күп очракта алар мәгълүмат агентлыклары нигезендә туа. Мәсәлән, «Татар-информ» агентлыгының www.tatarinform.ru. сайты. Күп кенә газета-журналлар андагы мәгълүматтан файдалана. Чөнки интернет-басма — иң оператив яңалыклар чыганагы. Хәбәрне вакытында пәрәвезгә урнаштыру өчен, бик күп журналистлар эшли. «Татар-информ» еш кына онлайн режимда кызыклы кешеләр белән әңгәмәләр оештыра. Интернетта булган һәр кеше редакция кунагына сорау бирә ала. Сайтның рус һәм татар өлеше бар. Казанда, Татарстанда, илдә, дөньяда ниләр бар — моның барысын да www.tatarinforrn.ru сайтыннан белергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматны табарга җиңелрәк булсын өчен барлык хәбәрләр дә аерым бүлекләрдә саклана. Искергән мәгълүмат үзеннән-үзе архивка күчә. Димәк, сайттан бик күптәнге яңалыкны да «казып чыгарырга» мөмкин дигән сүз. Тагын бер электрон басма — www.intertat.ru. Андагы яңалыклар рус һәм татар теленнән тыш әле инглиз телендә дә бирелә. Сайтның эчтәлеге «Татар-информ» сайты белән охшаш. Шулай ук төрле бүлекләр, кызыклы кешеләр белән online әңгәмәләр, архив яңалыкларын табарга була. Интернетта “Сабантуй” балалар газетасының да сайтын табарга була- http://sabantuy.net/

  29. Спаминг Спам — Интернетта таратылучы реклама ул. Гадәттә, ул электрон почта яисә icq хезмәте аша башкарыла. Боларны безгә белмәсәк тә ярый, диярсез. Юк шул! Моны белергә кирәк. Ник дигәндә, интернет аша аралашучы күп кеше спамнан зарлана. Әмма алар кайвакыт моңа үзләре гаепле. Электрон почта яки icq адресын теләсә кайсы сайтта язып калдырырга киңәш ителми. Юкса почтагызга килгән хатлардан үзегезгә кирәклесен аралап хәлдән таярсыз. Әрҗәгез реклама хәбәрләре белән тулган булыр. Спам таратучылар Интернетта @ билгесе кулланылган сүзләрне үзлегеннән аралап алалар. «Собачка» дип йөртелгән бу билге һәр электрон почта адресында була. Шул аралап алган адресларга спам җибәрелә дә инде. Кайбер компьютерчылар моны белеп, үз адресларында @ билгесе урынына “собачка” дип, тулы бер сүз язып куялар. Почта хезмәтен тәэмин итүче провайдерлар һәм сайтлар (www.mail.ru, www.pochta.ru, www.rambler.ru һ. б.) да спамга каршы көрәшә. Гадәттә, аларның үз базалары була. һәр кеше: «Миңа теге яки бу адрестан спам тараталар»,— дип, аларга зарлана ала. Кара тамгалы адреслар исемлеге шулай тулылана да инде.

  30. Сайт оештыру күпме тора? Гадәттә, сайтларны нинди дә булса танылган шәхес, массакүләм мәгълүмат чарасы, дәүләт структурасы, коммерция фирмалары ача. Бу аларның көндәлек хезмәт күрсәтүләренә бер ярдәмчел чара булып тора. Әмма кайвакыт сайтларны гадәти энтузиастлар да оештырып җибәрә. Бүгенге көндә Интернетта реклама урнаштырып кына акча эшләп булмый. Реклама бирүчеләр виртуаль челтәргә мәгълүмат урнаштырганчы радио-телевидениене, газеталарны кулайрак күрә. Шуңа күрә реклама хисабына яшәргә өмет иткән күп кенә сайтлар бер-ике ай эчендә ябылып та куялар. Ә сайтны тоту — шактый чыгымлы эш. Беренчедән, глобаль челтәрдә адрес алырга кирәк. Икенчедән, ел саен 50-100 доллар чамасы хостинг, ягъни мәгълүмат мәйданының арендасы өчен түләп барасы бар. Материалларны сайтка кертү өчен, махсус программа кирәк. Аны эшләү 500—1000 долларга төшә. Материалларны да җыясы, әзерлисе бар бит — бу да бушка түгел. Сайт хуҗалары күп очракта фанатлар була. Автомобиль, балык тоту, милләтне торгызу, җырлау, марка җыю белән «авырган» кешеләр генә үз шөгыльләре өчен түләүсез эшләргә риза.

  31. Виртуаль акча чын буламы? Әти-әнидән вак-төяккә акча сорамас өчен, малайлар һәм кызларның күбесе кайчан да булса үзе акча эшләп карарга тотына. Әлбәттә инде, бу эш укуга комачауламаска тиеш, шулай булгач, буш вакытта гына (ә мондый вакыт белгәнегезчә бик кыска була) кайда да булса акча эшләп алырга кирәк. Яшьләрнең алдынгыраклары (ә бәлки ялкауракларыдыр?) машина юу, идән себерү кебек эшләр белән «пычранып» утырмыйча, «бөтендөнья пәрәвезенә» чумдылар. Челтәрдә эшләү күп очракта рекламага бәйле. Арадашчы компанияләргә (спонсорларга) төрле фирмаларга һәм кешеләргә үзләре җитештергән товар турында мәгълүмат таратырга кирәк. Бу компанияләргә акчалата түләү тәкъдим итеп, челтәрне кулланучыларга мөрәҗәгать итүдән дә яхшысы юк. Карап торырга бик җиңел кебек күренсә дә, тәҗрибәле кеше буларак алдан кисәтеп кую кирәк: бушка акча эшләп булмый монда. Интернет өчен киткән чыгымны каплау өчен, компьютер мониторы каршында бик озак утырырга туры киләчәк! Эш төрле сайтларны карап яки аларга теркәлеп, шулай ук реклама хатларын укып, аларга җавап биреп утырудан гыйбарәт булачак. Мондый алагаем да авыр хезмәт өчен сезгә, әлбәттә инде, аз-маз акча түләячәкләр (мәсәлән, бер сайтны караган өчен, гадәттә — 3 цент, ә бер хатны укыган өчен, 20 центтан да артык түләмиләр). Акыллы кеше болай акча эшләп булмаганын үзе дә аңлый инде. Шулай да эшкә яңа кешеләр (реферал дип аталалар) җәлеп итеп, һәр яңа кеше өчен акча эшләп була булуын. Ягъни бу эш белән акча эшләп була дип никадәр күбрәк кешене ышандырсагыз (бәлки алдасагыз!), шулкадәр күбрәк акча эшлисез дигән сүз. Интернетта эшләп алган акча яки очколар өчен сезгә виртуаль акча янчыгы да булдырырга кирәк. Мондый янчык булу бик уңайлы, чөнки теләгән вакытта теләсә кайсы виртуаль кибеттән ни дә булса сатып ала, яки Сбербанктагы хисабыгызга акча күчерә аласыз. Эшләгәнегез бушка булмас: монда «уенчык» акчалар түгел, ә чып-чын акча түлиләр! Әлбәттә инде, Интернетта акча эшләүнең нечкәлекләре бик күп, һәм виртуаль табышның кимчелекләре дә җитәрлек. Ләкин теләгән һәм үзең өчен уңайлы булган вакытта, үз бүлмәңнән чыкмыйча акча эшләү мөмкинлеге — виртуаль хезмәт хакының алыштыргысыз өстенлеге.

  32. Электрон почтада географик киртәләр юк... «Почта» дигәндә, күбебезнең күз алдына конвертлар, әрҗәләр, почта ташучы апалар килеп басадыр. Югары технологияләрнең алга атлавы «почта» сүзенең тагын бер мәгънәсен китереп чыгарды. Электрон почта бүгенге көндә һәр өлкәдә киң кулланыла. Нинди була соң ул электрон почта? Беренче чиратта, аның белән файдалана алу өчен, без Интернетка рәхмәтле. Бу — интернет челтәре аша мәгълүмат алышуның иң уңайлы бер ысулы. Гадәттә, электрон хатлар E-mail сүзе белән билгеләнә, һәр кеше, төркем, оешма яки башка бер коллектив үзенә электрон почта «әрҗәсе» булдыра ала. Әрҗә дигәнне капкага эленә торган тартма дип уйлый күрмәгез. Сүз виртуаль әрҗә турында бара. һәр документ компьютерда билгеле бер урынны били, дигән идек. Электрон почта әрҗәсенең дә документлар сыйдырышлыгы чиксез түгел. Әгәр ул хатлар белән тулса, аны, һичшиксез, чистартырга, кирәкмәгән документларны юк итәргә кирәк. Кәгазь конверт бер шәһәрдән икенчесенә барып җиткәнче, кайвакыт берничә көн түгел, ә берничә атна үтә. Электрон почтаның өстенлеге шунда: без җибәргән мәгълүмат берничә секунд яки минут эчендә кирәкле кешегә барып ирешә. Монда географик киртәләр юк: Америкадагы Джордж Бушкамы, әллә күршедә яшәүче сыйныфташыбызга хат юллыйбызмы — мөһим түгел. Менә шундый галәмәт. Электрон почтаның тагын бер өстенлеге бар: аның аша язма мәгълүмат кына түгел, ә фоторәсемнәр, музыкаль композицияләр, һәртөрле программалар, хәтта видеосурәтләр дә җибәрергә була. Дөрес, материалның күләме зуррак булган саен, аны җибәрү һәм кабул итү вакыты да күпкә озыная. Күзаллау өчен әйтик, 1—2 Mb күләмендәге документларны электрон почта аша җибәрү әллә ни кыенлыклар китерми.

  33. Электрон почтада географик киртәләр юк... Хатыбыз кирәк җиргә барып җитсен өчен, аның адресын төгәл белү кирәк. Гадәти почтада адрес шәһәр, урам исеме, йорт һәм фатир номерыннан торса, Интернетта ул әллә ни озын булмый. Электрон почта адресында, һичшиксез, @ билгесе була. «С» һәм «а» хәрефләренә охшагангамы, бу билгене «собачка» дип атыйлар. Татарда исә еш кына «сабын» диләр. Гомумән, электрон почтаны да «сабын» дип йөртүчеләр бар. Аның килеп чыгышы болай: E-mail — мыло — сабын. Компьютерчылар шулай тузга язмаган исемнәр кушарга яраталар инде. Кулланучының почта адресы болай төзелә: кулланучының исеме>@<компьютерның адресы> Әйдәгез, бергәләп электрон хат җибәреп карыйк. Өйдәге компьютерда җыелган язмаларны «Сабантуй» редакциясенә җибәрү өчен, иң элек Интернетка тоташырга кирәк. Тоташабыз, www.mail.ru сайтына керәм, чөнки әрҗәмне нәкъ шунда булдырдым (тагын www.yandex.ru, www.rambler.ru һ. б. сайтларда түләүсез әрҗәләр ачарга була). Үзем генә белгән парольне җыям да керәм. Күрәм: яңа хатлар килмәгән. Үзем хат язам. Адрес: sabantui@teleset.ru. Хатның темасын билгелибез: «Виртуаль дөнья». Берничә сәламләү сүзе язу белән беррәттән, язмаларны да хатка беркетәбез. Берничә мизгелдән аларны инде редакциядә укый алачаклар. Интернетта бушлай электрон почта тәкъдим итүче сайтлар бар. Шулай ук әрҗә белән акча түләп тә файдаланырга була. Ул очракта аның эшләү сыйфатын, сыйдырышлыгын арттыралар. Түләүле адресларны, гадәттә, Интернетка тоташтыручы оешмалар (башкача әйткәндә, провайдерлар) тәкъдим итә. Хат җибәрү һәм кабул итүдә кулланыла торган махсус программалар бар. Иң таралганнары — Outlook Express һәм Bat. Әмма интернет- сайтка кереп хат алышканда аларның кирәге юк.

  34. Урам чаты читтә торсын Яшьләр, гадәттә, кайда таныша? Урамда, берәр кичәдә, мәктәп дискотекасында, диярсез. Сез хаклы. Әмма соңгы елларда яшьләр арасында тагын бер танышу урыны модага керде. Ул да булса — интернет. Чат — Интернетта реаль вакытта аралашырга мөмкинлек бирә торган хезмәт. Инглизчәдән алынган chat сүзе «гәпләшү» дигәнне аңлата. Авылда көтү куганда, каршы алганда кеше җыелып, «әкият сатып» торган урам чаты бардыр әле. Инглизләрдәге сһаtта шуннан килеп чыккандыр мөгәен, һәрхәлдә, Интернеттагы чатлар шул урам тыкрыгын хәтерләтә инде. Гадәттә, компьютерчы монда үз исемен ачмый. Исемне кушамат алыштыра. Аны башкача «ник» диләр. Кеше аны үзе уйлап таба. Менә www.chat.kazan.ru чатында аралашучы кайбер кешеләрнең никлары: Маугли, Шайтан-малай, Cool, Кызымка, Клон һ. б. Кызык бит! Телисең икән — исемеңне әйтәсең, теләмисең икән — серле «Мистер X» булып каласың. Интернетта чат хезмәтен тәкъдим итүче сайтлар бик күп. Берсендә — автомобиль йөртүчеләр, икенчесендә — мәктәп балалары, өченчесендә — билгеле бер шәһәр халкы, тагын берсендә, мәсәлән, чәчәк үстерүчеләр сөйләшә. Ярый, йөз ишеткәнче, бер күрүең хәерлерәк, ди. Әйдәгез, чатларның берсенә сугылып чыгыйк. Иң элек үзебезгә ник уйлап табабыз. «Урман Малае» булсын. Кердек. Чатта хәзер 26 катнашучы бар диелгән. Бу әлеге мизгелдә 26 кеше шушы сайтны күрә һәм безнең белән аралашырга әзер дигән сүз. Хуш, Солнце дигән никлы кешегә язып карыйк: «Привет! Как дела?» Берничә секунд үтүгә җавап язылып чыга: «Спасибо, хорошо». Дәвам итәбез: «По-татарски знаешь?» Берничә секундтан: «Бераз беләм». Менә бит, Интернетта үзебезнең кеше табылды!

  35. Урам чаты читтә торсын Хәер, әллә каян эзләмәдек лә, Казан сайтына кердек ләбаса. Ә теләсәк, шулай ук Кытай, Америка яки башка якта яшәүче кеше белән сөйләшә алыр идек. Шуны истә тотарга кирәк: чатта ямьсез сөйләшергә, кемгә дә булса янарга, сүгенергә ярамый. Моның өчен сезне бөтенләй аннан куарга мөмкиннәр. Шулай булгач, сүзегезне үлчәп сөйләгез. Әле чатлар арасында тавыш һәм видеосурәт ярдәмендә аралаша торганнары да бар. Әмма алар өчен өстәмә җиһазлар кирәк: микрофон, колакчыклар (наушник), видеокамера. Бәлки шуңадыр, анда халык әзрәк «таптана». Чатларның начар яклары да юк түгел. Кайберәүләр виртуаль аралашуга шулкадәр ияләнәләр ки, аларга Интернеттан чыгып китү хәтта проблемага әйләнә. Моның өчен зур ихтыяр көче кирәк була. Көннәр-төннәр буе чатта утыручы кешеләр бар. Шулай булгач, аны ничек наркотик белән чагыштырмыйсың, һәрнәрсәнең чамасы бар. Шуны онытмасагыз иде!

  36. Компьютер елмая, көлә һәм елый белә... Нәрсә бу? :-) Ике нокта, сызык һәм җәя, диярсез :-( — ә бу? Бу да шул ук тыныш билгеләре, әмма җәясе кирегә борылган. Мондый төрткеләрне виртуаль аралашуда еш очратырга була. Нәрсәне аңлата соң алар? Сез моны бик тиз аңларсыз, бары тик шушы тыныш билгеләренә яннан карагыз. :-) Бу бит — елмайган кеше йөзе! Ә монысы авызын бүселдергән, :-( бик кайгыра, күрәсең. Мондый композицияләр компьютерчылар телендә «смайликлар» дип йөртелә (smile — инглизчә «елмаю»), «Эмиграмма» дигән төшенчә дә шуны ук аңлата (emotions icons — ягъни «хис белдерүче билгеләр» сүзеннән). Смайликларны кем уйлап чыгаргандыр, моны хәзер берәү дә төгәл генә әйтә алмас. Әмма шунысы ачык: алар буш урында гына барлыкка килмәгән. Кеше компьютер аша аралашкан, әмма әңгәмәдәшен күрмәгән. Әңгәмәдәше шушы мизгелдә нишли: көләме, елыймы, гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менгәнме — моны белү кызык бит. Шуңа күрә хисләрне белдерүче смайликлар барлыкка килгән. Аларны кешеләр үзләре уйлап чыгарган. Хәзер кеше йөзе формасындагы смайликлардан тыш, төрле предметны гәүдәләндергәннәре дә бар. Әйтик, мондый @—}-. Бу билгене яннан карасагыз, аның чәчәк икәнен аңларсыз. Менә бит! Ошатып йөргән сыйныфташыгыз белән сүз башларга батырчылык итмисез икән, аңа шушы билгене җибәрү дә җитә. Әмма ул аны дөрес аңларга тиеш.

  37. Компьютер елмая, көлә һәм елый белә... Хәзер Интернетта смайликларның аңлатмалы сүзлекләре дә бар. Аның иң зурысы 150 дән артык төшенчәдән тора. Дөрес, бүгенге көндә смайликларның рәсемлеләре дә шактый. Алар виртуаль аралашуны күпкә җиңеләйтә, аңлаешлы итә. Интернетта чат, электрон почта, isq, форум кебек хезмәтләрдә смайликлар еш кулланыла. Алай гына да түгел, хәзер алар компьютердан чыгып, кәрәзле телефоннарга да кереп урнашты инде. Бер «трубкадан» икенчесенә sms (язма кыска хәбәр) җибәргәндә, хис-тойгыларны белдерү өчен, тыныш билгеләрен кулланырга була. :-о акыру :-р тел күрсәтү 8-) күзлекле :-}) мыеклы {:-) парик кигән [:-) плеер тыңлый :-) елмаю :-)) көлү :-))) ыржаю :-( кайгыру ;-) күз кысу :-@ битараф булу

  38. Безнең өйдә-форум. Форум сүзен ишеткәч, иң элек пөхтә киенгән җитди йөзле кешеләр күз алдына килә. Алар ниндидер мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышалар сыман. Интернет дөньясында шулай ук форум төшенчәсе еш кулланыла. Аны күп кенә сайтларда очратырга мөмкин. Реаль һәм виртуаль форумнар формалары буенча төрле булсалар да, аларның эчтәлекләре бер үк. Тегендә дә, монда да кешеләр аралаша. Интернет-форум шул ягы белән уңайлы: компьютерчыларга бер урынга җыеласы юк. Кемнең нинди киемнән һәм нинди чырай белән форумда катнашуы мөһим түгел. Алар бит компьютер артында утыралар! Шуңа карамастан виртуаль форумның һәр катнашучысы теге яки бу темага карата үз фикерен әйтә ала. Еш кына кешеләр форумда таныша, фикердәшләрен таба. Со-ңыннан бу танышу реаль тормышка да күчәргә мөмкин. Дөрес, ызгышып, талашып китүчеләр дә юк түгел, һәр форумның үзенең хуҗасы була. Шул хуҗа кеше әңгәмәнең матур гына баруын, ызгыш-талашсыз үтүен тәэмин итә. Күп кенә форумнарда сүгенергә, яла ягарга, янарга ярамау турында кисәтү бар. Әгәр мондый очраклар булса, сайтның хуҗасы ямьсез язуларны тиз арада юк итә. Гадәттә, форум билгеле бер тема буенча була. Аны сайтның ху-җасы да, башка бер кулланучы да башлап җибәрә ала. Икенче кеше моңа карата үз фикерен язып калдыра. Шулай итеп, чып-чын форум килеп чыга. Кайсыбер форумнарда смайликлар куллану мөмкинлеге дә бар. Алар аралашуны тагын да җанлырак итә. Интернетта сайтларның иге-чиге юк, дигән идек. Ни белән кызыксынасың? Автомобильләр беләнме? Әллә чигәргә ярата-сыңмы? Интернетта син, һичшиксез, үзеңә кирәкле сайтны таба алачаксың. Күп очракта анда форум да була.

  39. Кем ул хакер? Яхшы кешеме, начармы? Телевизордан күрсәткән яңалыкларда фәлән хакер интернет аша банк акчаларын урлаган, фәләне миллионлаган доллар зыян салучы вирус уйлап тапкан дип әйтеп торалар. Шул ук вакытта безгә Windows системасын урнаштырып биргән яки югалган электрон документларыбызны табарга ярдәм иткән кешегә: «Кара, син нинди башлы хакер», — дип куябыз. Шулай булгач, хакер кем була? Белмәссең. Интернетта әле дә бу турыда кызу бәхәсләр бара. Чынлыкта бу термин «һаск», ягъни «вату» сүзеннән килеп чыккан. Интернет аша банк хисапларын ватып, яки ят кешеләрнең пароль-кодларын файдаланып төрмәгә утыртылган компьютерчыларны тарих күп белә. Виртуаль дөньяда урлау да — җинаять бит. Әмма шул ук вакытта без хакерларның тапкырлыгына, башлылыгына сокланабыз. Әйтергә кирәк, Россиядә рәсми рәвештә «Хакер» дигән журнал чыгып килә. һәм аның тиражы шактый зур. Вируслар турында сөйләшкәндә әйткән идек, берәүләр аны уйлап чыгарса, икенчеләр аңа каршы дәва эзләп баш вата. Интернетта тегеләрне дә, боларны да хакерлар дип йөртәләр. Бер компьютерчы егет яза: «Мин гомерем буе Интернетта хулиганлыкка каршы эшләдем, бөтен көчемне антивируслар җитештерүгә сарыф иттем. Ә мине һәрвакыт «хакер» дип атыйлар», — ди егет. Һәм хакерларны «ак хакерларга» һәм «кара хакерларга» бүләргә тәкъдим итә. Бу тәкъдим белән килешергә була. Кешелек дөньясына карата явызлык кылучылар һәм аларга каршы көрәшүчеләр бер үк исем белән аталырга тиеш түгел бит инде.

  40. Компьютер белән нишләргә ярамый? Компьютеры булган һәркем аны файдалану кагыйдәләрен белергә тиеш. Кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәү компьютер хуҗасын кирәк-кирәкмәгән сорауларга җавап эзләп баш ватудан, төзәтү эшләреннән коткара. Менә шул кагыйдәләрнең иң мөһим дигәннәрен тәкъдим итәбез. Җайланмалар (принтер, тычкан, клавиатура, модем) белән система блогы арасындагы тоташтыргыч кабельләрне токтан өзелгән халәттә, ягъни сүнгән килеш һәм артык каты басым ясамыйча гына тоташтырырга кирәк. Әгәр тоташтыргыч ояларда беркеткеч-фиксаторлар (винтлар, кыскычлар) булса, аларны, һичшиксез, файдаланырга кирәк. Беркеткечләр компьютерның һәм тышкы җайланмаларның кереш портларын ватылудан саклый. USB-портлары булган җайланмаларны гына «кайнар» килеш, ягъни токтан өзмичә генә тоташтырырга ярый. Компьютерның җайланмаларын токка челтәр фильтры аша гына тоташтырырга кирәк. (Челтәр фильтры белән гап-гади озы- найткычны (удлинитель) бутамагыз!) Болай тоташтыру җайланмаларны туену челтәрендәге югары вольтлы көчәнеш сикерешләреннән ватылудан саклый. Мондый комачаулар электр чыбыклары тирәсендә яшен яшьнәгәндә дә килеп чыгарга мөмкин. Челтәр фильтрын тоташтыргыч кабельләр янына урнаштырырга ярамый. Фильтр нурландыра торган югары ешлыклы комачаулар тышкы җайланмаларның эшен боза. Мәсәлән, челтәр фильтры янына урнаштырылган принтер, кирәк-кирәкмәгән тамгалар рәвешендәге чүп бастырып, юньләп эшләмәскә дә мөмкин. Компьютерны челтәргә тоташтырганчы, аның уңайлы урында торамы икәнен тикшерегез. Өстәлдә урнаштырылган шәхси компьютерны челтәргә тоташтырылган килеш күчереп йөртергә ярамый. Бары тик күчмә компьютер — ноутбукны гына телэгән вакытта урыныннан күчерергә ярый.

  41. Компьютер белән нишләргә ярамый? Программаны башкарып бетермәгән килеш компьютерны сүндерү дәрес түгел. Программа башкарылып беткәч, винчестер яки дискйөрткеч индикаторы сүнә. Ашыгып сүндергән очракта, программаны яңадан эшләтеп җибәргәндә кирәк була торган .мәгьлүмат югалырга мөмкин. Компьютерда эшләүдән бүленергә кирәк булган очракта, аны сүндереп торырга кирәкми. Сүндергәндә схема төеннәрендә 6ара торган күчеш процесслары компьютер өчен бик зарарлы. Шул сәбәпле тәҗрибәле кулланучыларның күбесе, хәтта төнгә дә, мониторны гына сүндереп торалар. Сүндергәннән соң компьютерны бары 15—30 с тан соң гына яндырырга ярый. Болай эшләү туендыру чыганагындагы һәм тышкы җайланмалардагы күчеш процессларына төгәлләнергә мөмкинпек бирә. Монитор яки компьютер өстенә әйберләр (мәсәлән, чәй салынган чокыр) куярга, шулай ук клавиатура өстендә ашарга киңәш ителми. Азык валчыклары яки ябышкак матдәләр эләгергә, җайланмаларның ватылуын китереп чыгарырга мөмкин. Монитор һәм компьютерның үзәк блогы тартмасындагы җилләткеч тишемнәрне капларга ярамый. Барлык җайланмаларга да һава җитәрлек үтеп керергә тиеш. Мониторны, экранына кояш нурлары яки лампадан яктылык турыдан-туры чагылмаслык итеп, урнаштырырга Яктылык мәгълүматны укырга комачаулый һәм күзләрне арыта. Принтерны система блогы өстенә урнаштырырга ярамый: чөнки принтер эшләгәндә компьютерның кайсыбер төеннәре өчен зарарлы булган вибрация барлыкка килә. Телевизор белән мониторны якын урнаштырырга ярамый чөнки монитор бик зәгыйфь булган тышкы магнит кырларын да тоя. Шул сәбәпле монитор янына компьютер белән эшләү өчен тәкъдим ителмәгән көчле тавыш колонкаларын да куярга ярамый. Даими рәвештә монитор экранын һәм компьютер составына кергән җиһазларның тартмаларын 15%лы спиртлы эремәдә чылатылган йомшак тукыма белән сөртергә кирәк. Чиста спирт яки ацетон, шулай ук башка эреткечләрне кулланырга ярамый.

  42. Компьютерыгыз авырса… Күп вакытта без компьютер белән кешене чагыштырырга яратабыз. Имеш, электрон машина кеше истә калдырмаслык мәгълүматны хәтерендә тота, секунд эчендә төрле операцияләр башкара. Компьютер кеше кебек авырып китәргә дә мөмкин икән. Интернет челтәрендәге вируслар турында һәрдаим ишетеп торабыз. Кайбер электрон зәхмәтләр бөтен илне, хәтта бөтен дөньяны аякка бастыра. Каян килеп чыга соң алар? Аларны кешеләр уйлап таба. Әйе, әйе, аптырамагыз. Программалаучылар шулай «көч сынаша». Берәүләре вирусларны эшләп чыгара. Икенчеләре, шуңа дәва эзләп, антивируслар булдыра. Вирус — шул ук программа ул. Тик ул без теләгән әйберне эшләми, ә төрле «сюрпризлар» китереп чыгара. Кайвакыт бу сюрпризлар шактый гына чыгымнарга сәбәпче була. Әйтик, теге яки бу вирус тулаем бер оешманың компьютерларын эштән чыгарган очракта. Гадәттә, вируслар интернет челтәре аша, дисклар һәм дискеталар ярдәмендә күчә. Дустыңа электрон почта җибәргәндә аның вируслы икәнен белмисең дә. Ә ул аны кабул итә һәм үз программаларын эштән чыгара. Әлбәттә, операцион системаны, ягъни Windows яңадан урнаштырсаң, вируслар юкка чыга. Антивирус — шулай ук программа. Бүгенге көнне иң популярлары: «Касперский», «Dr.Web». Бу программаларның максаты — вирусларга каршы тору. Алар аны эзләп табарга, юк итәргә, дәваларга, үзгәртергә мөмкин. Антивирусның үз базасы була. Анда билгеле булган вируслар исемлеге җыелып бара. Теләгән очракта базаны Интернеттан тулыландырырга мөмкин. Вируслар саны көннән-көн арта бара дигән идек бит. һәр антивирусның Интернетта сайтын табарга була. һәрберебезнең өебездә дарулар янчыгы бар. Авырый калсак, шуннан кирәклесен сайлап алабыз. Компьютерны дәвалау өчен, күп «дару» кирәкми. Бары тик яхшы антивирус-программа кирәк. Дөрес, компьютерыгыз аннан башка да эшләячәк. Тик вирус эләктерсәгез, үз-үзегезгә үпкәләгез. Моны бигрәк тә интернет белән файдаланучылар истән чыгармасын иде.

  43. Ялсыз булмый… Компьютер артында озаклап эшләргә киңәш ителми. Моны сезгә теләсә кайсы табиб әйтә ала. Ә инде эшегез бик күп икән вакыт-вакыт ял итеп алырга кирәк. Медицина фәннәре кандидаты Леонид Биттерлих компьютерчыларга түбәндәге күнегүләр эшләргә киңәш итәбез: Күзләрне ял иттерү өчен, бүлмәдән чыгып китәргә кирәк. Сез кергән бүлмәдә ут яктырак яки сүрәнрәк булсын. Күзләргә контраст кирәк. Күзлек яки линза киюче кешегә аларны салырга һәм күзләрне куллар белән ярты минут чамасы каплап торырга киңәш ителә. Шуннан соң күзләрне җайлап кына ачарга кирәк. Кинәт кенә ачканда, яктылык организмны стресска китерәчәк. Тәннең мускуллары компьютерда эшләгәндә тик тора. Шуңа күрә өстәл артыннан чыгып, тәнне яздырырга кирәк. Бу күнегү гадәти иртәнге гимнастиканы хәтерләтә. Физик күнегү ясаганда иң элек башыгызны аска иегез. Ияк күкрәккә тисен. Шушы позада берничә секунд торгач, башыгызны сул якка, аннары уң якка борыгыз. Колаклар иңбашына тияргә тиеш. Шушы күнегү муен мускулларын тынычландыра, умыртка сөяген «уятып» җибәрә.

  44. Ялсыз булмый… Ял вакытында ничек сулавыгызга игътибар бирегез. Физик күнегүме, күзләр белән күнегү ясыйсызмы — сулыш бик тирән булырга тиеш. Бүлмәдә саф һава булуы шарт. Бөтен тәнне яздыру өчен, диванга ятып сузылырга кирәк. Бу күнегүне эшләргә мәчегез ярдәм итәр. Мәчеләрнең сузылуын күргәнегез бармы? Алар белми эшләми, бу — бик файдалы гамәл. Компьютерда эшләгәндә яки уйнаганда, иң күп хәрәкәтләнүче органнар — куллар. Әмма бу әле аларга күнегү ясарга кирәкми дигән сүз түгел. Ике кулның бармакларын бергә тоташтырып, «йозак» ясагыз. Шушы «йозак»ны төрле якка әйләндерегез. Аннан соң һәрбер бармакны аерым тарткаларга була. Шушы күнегүләрне ясасагыз, компьютерның зыянын күпкә киметерсез. Гимнастика тәнне генә яздырып җибәрми, кәефне дә күтәрә. Әлеге күнегүләрне ким дигәндә ярты сәгатькә бер ясарга кирәк. Иренмәсәгез, унбиш минут саен селкенеп алуның да зыяны юк.

More Related