1 / 21

Х әсән Туфан

Х әсән Туфан. иҗатында татар шагыйрьләре. Хәсән Туфан китаплары. Хәсән Туфан китаплары. Туфан һәм Җәлил Язмышларындагы уртаклыклар һәм аермалы яклар турында әйтегез.

Télécharger la présentation

Х әсән Туфан

An Image/Link below is provided (as is) to download presentation Download Policy: Content on the Website is provided to you AS IS for your information and personal use and may not be sold / licensed / shared on other websites without getting consent from its author. Content is provided to you AS IS for your information and personal use only. Download presentation by click this link. While downloading, if for some reason you are not able to download a presentation, the publisher may have deleted the file from their server. During download, if you can't get a presentation, the file might be deleted by the publisher.

E N D

Presentation Transcript


  1. Хәсән Туфан иҗатында татар шагыйрьләре

  2. Хәсән Туфан китаплары

  3. Хәсән Туфан китаплары

  4. Туфанһәм Җәлил Язмышларындагы уртаклыклар һәм аермалы яклар турында әйтегез

  5. «Моабит» циклы X. Туфанның әсирлектә йөрәк каны белән язылган шигырьләре белән бер чорда кайтып, татар поэзиясенең сыйфат дәрәҗәсе үсүгә, гражданлык аһәңе көчәюгә этәргеч бирде, уеңны уйдырып салуны таләп итте, бәяләү бизмәнен бермә-бер күтәрде, элеккечә дилбегә буе озын, алан чаклы күләмле, сөйләп бирүгә корылган әсәрләр язу мөмкин түгел иде.

  6. Әгәр без, хәзерге татар шигърияте сурәтле фикерләү үзенчәлеге, жанрлык диапазоны, фәлсәфи этик тирәнлеге белән дөнья поэзиясе югарылыгында тора дибез икән, аңа гасырларга җитәрлек оеткыны Җәлил белән Туфан салганны онытырга хакыбыз юк. Т. Галиуллин

  7. X. Туфанның Җәлилгә мөнәсәбәте аеруча тирән һәм җылы. Үзе дә ике тиранның берсе (үз хакимең рәнҗетүе бигрәк тә бәгырьгә тия) тарафыннан эзәрлекләнгән Туфан каләмдәшенең фаҗигасен йөрәге, хисси дөньясы аша уздыра. 1944 елда туплар гөрселдәвеннән еракта, нахакка төрмәдә утырганда, ул Җәлилнең хәбәрсез югалуы турында ишетә һәм хәсрәтнең аянычы, газаплысы берни белмәгән хатынына төшәчәкне аңлап (үзен дә Луизасы өзелепләр көтә), күңелендә туган хисләр өермәсен шигырь юлларына чыгара.

  8. Шул рәвешле, Әминә Җәлилгә багышланган XX гасыр татар лирикасының гүзәл ядкяре — «Иртәләр җитте исә» әсәре туа. Җил образын, төсләрне уйнату аша көткән кешенең сагышын уртаклаша, дусты — Җәлилнең хыянәтче булуына ышанмавы тирән агым булып яши: Иртәләр җитте исә, Уян да, терел дә син, Кайт әле өеңә син, Күр гомере ничек кичә, Иртәләр җитте исә...

  9. Мусаның Моабит төрмәсендә җәзалану, исеме илгә легенда булып кайту хәбәре барып ирешкәч, Туфан үз халәтен дә күздә тотып, «Моабитны күрдем төшемдә», «Чәчәк сибелә җилдә» исемле иҗтимагый явызлыкка, адәм балаларын «тимер пәрәвезле», «һәр ишеге кат-кат йозаклы» төрмәләргә яшергән инквизиторларга утлы күмердәй кайнар нәфрәт тойгысын юнәлтә.

  10. Шигырь юлларын укыгыз. Алардагы төсләрнең мәгънәсен әйтегез. Ни өчен шагыйрьнең яраткан кешесе киемнең аклысын кия?

  11. Иртәләр җитте исә Аклысын кия ярың: Юлларда күзе аның, Ә юлда — жилләр исә, Иртәләр җитте исә... Аклысын кия ярың, Карасын кими әле: Белми ул, белми әле Сугышта ниләр барын, Аклысын кия ярың...

  12. ШигырьӘминә Җәлилгәбагышланган. Туфанның үз хатыныЛуиза Салигаскарова да ул елларда Әминә Җәлил кичергәннәрне кичерә.

  13. Хәсән Туфанның сөекле хатыны, артистка Луиза Салигаскәрова

  14. Әйләнәңдә — гөлләр...Сүзен гүяШулар аша әйтә күңелләр:— Туган көнең белән! — дигән сыманЕлмаялар кебек бу гөлләр. Килә, килә... Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә, Бетми торган гомерен кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә.

  15. Шигырьне укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез: “Әйләнәңдә – гөлләр...”, “Илең килә туган көнеңдә”, “Әбиләр дә килә синең янга, ил улының хәлен белергә” дигән юллар туры мәгънәдә әйтелгәнме? “Туган көнең белән котлап килү керсен иде гомум гадәткә”. Туфанның бу теләге тормышка аштымы?

  16. Шагыйрьнең туган авылындагы музей-йорты

  17. Хәсән Туфанның киемнәре

More Related